Главная » 2019 » Апрель » 05

     Нәүрүз - язны каршылап, язгы чәчү эшлләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Безнең “Тургай” балалар йортында тәрбияләнүче балаларга да, Икшермә авыл җирлегендә булып узган, күркәм Нәүрүз бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Уен-көлке, җыр-бию, күңелле уеннар күп булды элеге бәйрәмдә. Балалар уеннарда катнашып бүләкләр оттылар һәм инде, әлбәттә, күркәм йола буенча “Карга боткасы” белән сыйландылар. Балалар бәйрәмнән бик канәгать калып, күтәренке кәеф белән кайттылар.

... Читать дальше »

Просмотров: 305 | Добавил: Admin | Дата: 05.04.2019 | Комментарии (0)