Главная » 2021 » Февраль » 18 » Бию күнекмәләрен кулланып.
10:57
Бию күнекмәләрен кулланып.

  Бию - сәнгатьнең эмоциональ ягын гына чагылдырып калмый, ул биюне башкаручыга да, тамашачыга да шатлык китерә, гүзәллекне күрергә өйрәтә, матурлыкка мәхәббәт тәрбияли. Балалар, бигрәк тә кече яшьтәгеләр, теләп бииләр. Бүген музыка шөгылендә "Минем җырлыйсым килә" җырын өйрәнеп, әлеге җырга татар халык биюе элементларын өйрәндек. Биюне коллектив белән башкару балаларда игътибарлылык, оешканлык һәм аралашу әдәбе тәрбияли. Бию балаларны физик яктан чыныктыра, йөрешне һәм гәүдәне матурлый, сулау ритмын яхшыртып, аларның физик көчләрен арттыра, ди тәрбияче Айгөл Нурфаез кызы Фархуллина.

        

Просмотров: 79 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *: